ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2013 ел
җомга
15 майда авыл җирлекләре башлыклары муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина җитәкчелегендә Утар Аты авыл җирлегендә булдылар. Биредә “Авыл көне”нең чираттагысы үтте.
Авыл җирлеге башлыгы Әхтәм Хәкимҗанов җирлекнең эшчәнлеге белән таныштырды. 2011 елның декабреннән әлеге җирлеккә Кушлавыч авыл җирлеге дә кушылды, эш фронты артты. Хәзер анда 6 авылдагы 422 хуҗалыкта 1338 кеше яши. Өч сугыш, 48 тыл ветераны бар. Алар игътибар үзәгендә, Җиңү көне уңаеннан төрле чаралар үткәргәннәр, күчтәнәчләр өләшкәннәр.
Мәкаләне үзебезнең һөнәри бәйрәмебез уңаеннан газетабызга даими язучы хәбәрчеләребезгә рәхмәт әйтеп, сәламәтлек, уңышлар юллаудан башлыйм.
Редакциягә шәһәр, авылларыбыздан хәбәрләр килеп торуы ул матбугатка заман сулышы бирә, аны җанландырып җибәрә, эчтәлеген кызыклырак итә. Һәр атна саен газетабызда “Сезнең хатлар” дигән сәхифә урын ала. Хәбәрче, вакыт табып, зур тырышлыклар куеп язылган мәкаләсен редакциягә юллагач, аның газета битләрендә дөнья күрүен дә тели. Табигый хәл. Һәркемнең язмасы үзенә кадерле булуын бик яхшы аңлыйбыз, чөнки ул йөрәктә, күңел түрендә туган иҗат җимеше, шуңа күрә дә без аларны газетада урнаштырырга тырышабыз.

15
май, 2013 ел
чәршәмбе
Соңгы көннәрдәге яңгырлар язгы кыр эшләрен бераз тоткарлады. Әмма дымның артыгы юк. Алданрак чәчкән басуларда инде сабан культуралары тишелеп тә чыкты.
Экология икеайлыгының яртысы үтеп китте. Бу чорда тирә–юнебезне, территорияләрне тәртипкә китерү буенча зур эш башкарылды.
Арча шәһәрендә коллективлар бик матур өмәләр үткәреп урамнарны, юл буйларын, территорияләрне тәртипкә китерделәр, агач утырттылар. Район газ хезмәте, “Арча КСМы”, “Водоканал–Сервис” ширкәтләре чишмәләрне төзекләндерде. Зиратларда күп эшләнде. “Татавтодор”ның Арча филиалы автобус тукталышларындагы павильоннарны яңартты, урамнардагы чокырларны тигезләде. Балалар мәйданчыклары, контейнерлар да игътибардан читтә калмады.
Техник иҗат төшенчәсе, гади генә әйткәндә, техника белән бәйле иҗат ул. Техникадан башка тормышны хәзер күз алдына да китереп булмый. Бу җиңел һәм йөк машиналары гына түгел, бу көнкүреш техникасы да, теле-, видео-, радио җиһазлар да, бу компьютер, роботлар да...—алар күп төрле.
2013 елның икенче яртыеллыгына газета–журналларга язылу бара. Алдан язылганнар отты, чөнки бәяләр үзгәрергә өлгермәгән иде. Шушы көнгә кадәр сузып килүчеләр өчен дә куркыныч нәрсә юк. Вакытлы матбугат белән даими танышып барырга күнеккән газета укучыларны бәянең артуы куркытмый, алар үзләре яратып укыган журнал яисә газетаны түземсезлек белән көн саен көтеп ала.

11
май, 2013 ел
шимбә
9 Май — шатлыклы һәм шул ук вакытта моңсу бәйрәм ул. Районыбыздан фронтка 25 меңнән артык кеше китә, шуларның 14 меңе батырларча һәлак була яки хәбәрсез югала.
Авыл хуҗалыгы өчен һава торышы бик әйбәт килә. Соңгы яңгырлар алтынга тиңләрлек! Метеостанция хезмәткәрләре әйтүенчә, майда 16,9 мм явым–төшем булган инде. Айлык норма — 35 мм. Элек–электән майның салкынча торуын яраталар. Русларда “Май холодный — год хлебородный” дигән мәкаль дә бар. Салкынча һавада дым да артык югалмаячак, корткычлар да иркенәя алмаячак.

8
май, 2013 ел
чәршәмбе
6 майда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районында булды. Аны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов, муниципаль район башлыгы Алмас Назиров озатып йөрде.
Илебез Бөек Җиңүнең 68 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә. Елның иң гүзәл чорында билгеләп үтелә торган бу бәйрәмне кешелек ел да зарыгып көтеп ала, чөнки шушы көннәрдә безнең бәхетле, тыныч тормышыбыз өчен канкойгыч сугышларда катнашып туган илебезгә исән–имин әйләнеп кайткан каһарман ветераннарыбызның, тыл хезмәтчәннәренең хатирәләрен ишетү мөмкинлеге ешая.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International