Республика ветераннар советы өлкән яшьтәгеләрне иҗатка җәлеп итү, үзешчән сәләтләрен үстерү, җәмгыять тормышында активлыкларын тагын да арттыру максатыннан республика ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның “Балкыш” фестивален үткәрә. Фестивальнең зона бәйгесе менә инде ике ел рәттән Арча Мәдәният йортында уза.