17 июньдә Арча шәһәрендә яңа мәчет ачу тантанасы булды. Анда муниципаль район башлыгы Алмас Назиров, Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз, республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашты.
Арча шәһәрендә тыныч кына гомер кичереп ятучы Мәрьям апа Мөхәммәтгалиева, көннәрдән беркөнне район башлыгы Алмас Назиров үзе килеп кергәч (рәсемдә), каушабрак та калды.