ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2012 ел
җомга
Кышкы матур кич. Алмагач чәчәкләредәй ап–ак кар ява. Алар, ай яктысында күзне камаштырып, җемелдәп–җемелдәп ала. Шундый гүзәллеккә сокланып, сәнәгенә таянып онытылып торган Марсны кызларның чыркылдап көлүе айнытып җибәргәндәй итә.
Тарихи–мәдәни мирас елы уңаеннан районда авыл җирлекләре арасында “Татар кызы — 2012” бәйгесе оештырылды. Кызлар башта зоналап ярыштылар, аннан “Колос” мәдәният йортында йомгаклау өлеше булды.

Безне, Бөек Ватан сугышы ветераннарын, социаль яклау идарәсе бинасы янында җыйнап, башкалага Җиңү бәйрәменең 67 еллыгына багышланган тантанага алып киттеләр.

“Сабантуй” балаларның иң яратып укый торган газеталарының берсе. Алар анда үзләре иҗат иткән шигырь, хикәяләрен, рәсемнәрен җибәрәләр, бәйгеләрдә бик теләп катнашалар.

6
июнь, 2012 ел
чәршәмбе
Ни чәчсәң, шуны урырсың, ди халык мәкале. Әле уракка ерак булса да, кемнең нинди уңышка өмет итә алуы басуларда ачык күренә инде. 2 июньдә чәчүлекләрне кабул итү вакытында бирелгән бәяләр дә төрле, имтиханда “5”легә лаеклылар да, түбәнрәк билге алучылар да бар.
5 ИЮНЬГӘ район хуҗалыкларында 850 гектарда (урыласы мәйдан — 22660 гектар) күпьеллык үләннәр урылды, 18 тонна витаминлы печән әзерләнде.
“Татарстан”, “Ватан” хуҗалыкларында 135–130 гектарда күпьеллык үләннәр урылды.
4 июньдә район хуҗалыкларында бер сыердан уртача 14,1 килограмм сөт савылды. Бу узган елның шул көнендәгедән 0,5 килограммга артык.
1 июнь — җәй һәм озын каникуллар башы гына түгел, ә Халыкара балаларны яклау көне дә. Бу балалар өчен иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе.
29 майда Арча үзәк китапханәсендә Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Арча җирле оешмасы исәп–хисап конференциясе булды. Оешма секретаре Ләйсән Зарипова башкарган эшләре турында сөйләде, киләчәккә планнары белән таныштырды.
“Россия Федерациясендә халыкның мәшгульлеге турында” РФ Законының 25нче маддәсе нигезендә эш бирүче ай саен мәшгульлек хезмәте органнарына буш хезмәт урыннары, инвалидларны эшкә кабул итү өчен квотаның үтәлеше турында мәгълүмат бирергә тиеш. Бу гражданнарның Мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткәндә кыска срокларда эшкә урнаша алулары өчен эшләнә.

1
июнь, 2012 ел
җомга
Россия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров 29 майда эш сәфәре белән Казанга килде. Ул анда Азия–Тын океан регионы (АТЭС) илләренең авыл хуҗалыгы министрлары киңәшмәсендә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International