ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2012 ел
җомга
“ЙӨРӘКТӘН ЙӨРӘККӘ” хәйрия фондына Шушмабаш авыл җирлеге 1780 сум күчерде.
Урта Пошалым төп гомуми белем мәктәбендә “Буыннар очрашуы” дигән кичә узды. Укучылар белән очрашуга Урта Пошалым мәктәбен тәмамлаган, 1980–1988 елларда шушы мәктәптә укытучы булып эшләгән ТР Фәннәр академиясе тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Рәшит Галләм, 1975–1979 елларда шушы мәктәпнең директоры булган, Казан дәүләт консерваториясе доценты, шагыйрь Хәнәфи Бәдигый, Казан дәүләт төзелеш–архитектура университеты укытучысы, райондашыбыз Фәрит Хуҗин, “Мәгърифәт” газетасы журналисты Гөлүсә Закирова кайткан һәм мәктәптә төрле елларда укыткан ветеран укытучылар чакырылган иде.
Юл–транспорт һәлакәтләрендә балаларның зыян күрү очраклары, кызганыч, кимеми.
2012 елның 4 аенда гына Татарстан шәһәрләре урамнарында һәм юлларында 16 яшькәчә балалар һәм яшүсмерләр катнашында 130 юл–транспорт һәлакәте теркәлде. Нәти-җәдә 6 бала (4 пассажир, 2 җәяүле) үлде, 137се төрле авырлыкта тән җәрәхәте алды. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 13 очракка, үлүче балалар 2гә, яраланучылар 15кә арткан.
“Казан арты” тарих–этнография музеенда “Дөньяның күбәләкләре һәм бөҗәкләре” дигән күргәзмә ачылды. Күбәләкләр коллекционеры Чувашиядә яшәүче Виссарион Лосманов әлеге хезмәт белән дүрт дистә елга якын шөгыльләнә икән.
Владимир Иванович Кувинны белүчеләр аның турында: “Чын табиб, дөнья бәһасе кеше иде”, — дип искә алалар. Бу бик хак сүзләргә кояш кебек җылылыгы бөтен кешегә дә җитә торган кеше иде, дип өстәп куясы килә.
Әбүнәчеләр көнен үткәрү соңгы вакытта популярлашып китте һәм матур традициягә үк әверелеп бара. Менә бу юлы да ул үзенчә зур гына бәйрәмне хәтерләтте һәм хәтта ике көнгә сузылды.

30
май, 2012 ел
чәршәмбе
Узган шимбәдә район Советының чираттан тыш XIX утырышында 2011 елда һәм 2012 елның I кварталында район бюджеты үтәлеше мәсьәләләре каралды. Алдагы утырышта муниципаль район башлыгы Алмас Назиров районның икътисадый үсешенә тирәнтен анализ үткәрү бурычы куйган иде.
МАЙ АЕНДА безнең районда 12 көн яңгырлы булды, 36 мм айлык норма яңгыр яуды. Уҗым культуралары басуларында бер метр катламда 122 мм (норма 152 мм), сабан культураларыныкында 139 мм (153) дым бар.

25
май, 2012 ел
җомга
Сабантуй якынлаша! Аны һәрберебез зарыгып көтеп ала. Юк, бәйрәм итәргә, күңел ачарга сәбәп кенә түгел бу, ә әби–бабаларыбызның электән килгән матур йолаларын дәвам итү, хөрмәтләү, аны балаларыбыз, оныкларыбызга җиткерү.
Авылның киләчәге кемнәр кулында? Күпләрне борчыган әлеге сорауга әкренләп тормыш үзе җавап бирә. Зур өметләр баглаган эре инвесторларга синең урамың да, клуб, мәктәп, мәчетләрең дә кирәкми булып чыкты. Акчалы кеше иң беренче үзенә эшләячәк кешеләр турында кайгыртырга тиеш иде, югыйсә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International