ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2012 ел
җомга
Ярты гасырга якын колхоз рәисе булып эшләгән легендар шәхес Фәйзи ага Галиев Җиңү көне алдыннан муниципаль район башлыгы Алмас Назиров белән очрашканда: “Мин өч яшьтән башлап барын да хәтерлим”, — дигән иде. Аның сөйләгәннәрен күпме тыңласаң да, туярлык түгел.
Арчаның 5нче гимназиясендә “Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесе үткәрелде.
Бу көнне бирегә районның барлык мәктәпләреннән укучылар килде. Алар 5 төр ярышта көч сынашты. Фигуралы йөрүдә велосипедчылар катнашты.
Шушы көннәрдә ил каршындагы хәрби бурычын үтәп, Шурабаш авылы егете Ирек Нургалиев исән–имин туган якларына кайтып төште.
Армиядән солдат кайту ул авылдашлар өчен генә түгел, күрше–тирә, таныш–белеш өчен дә олы куаныч. Солдат аналары өчен сүзләр белән генә аңлатып бетерә алмаслык шатлыклы мизгелләр.
Бүген ил буенча йөзләгән матурлык бәйгеләре уздырыла. Шундыйларның берсе – “Нечкәбил бәйгесе”.
Пионерия юбилее кайчандыр кызыл галстук таккан, пионер исемен горур йөрткән өлкәннәр өчен дә, хәзерге варислар өчен дә олы бәйрәм. 90 еллык тарихы булган чал чәчле пионерия үзенең дәрте, энергиясе белән йөрәкләргә сеңеп калды.
Берничә ай элек “Татарстан Республикасында 2012–2016 елларга беренчел медик–санитар ярдәмен яхшырту” программасы гамәлгә керде.

23
май, 2012 ел
чәршәмбе
Терлек азыгы культуралары арасында кукуруз аерым урын тота. Һәр елны диярлек әйбәт уңыш бирә ул. Корылыкка да бик бирешми, тамырларын ныгытып алгач, үсә дә үсә, өчәр метрга кадәр җиткән еллары да бар. Кайчандыр аны “кырлар баһадиры” дип тә атыйлар иде.
Авыл — милли гореф–гадәтләребезне саклап, үткәннәрне барлап, буыннан–буынга җиткерүче, балаларына яшәргә көч биреп, читтә яшәүчеләргә кайтып җирсү хисен басарга ярдәм итүче, илһам чыганагы да. Авылларыбызның төзеклеге, ныклыгы киләчәгенең өметле булуын чагылдыра. Ә аны шул дәрәҗәгә җиткерү — авыл халкының бурычы.
“ЙӨРӘКТӘН ЙӨРӘККӘ” хәйрия фондына шәхси эшмәкәр Р.Р.Фәйзрахманова (Арча) — 2000, Утар Аты авыл җирлеге — 1500, ТР Федераль Казначылык идарәсенең Арча районы буенча бүлекчәсе 1500 сум күчерде.
Арча РОСТО (ДОСААФ) оешмасы, 2012 елның биш аенда гына да берничә тапкыр республика ярышларында һәм бәйгеләрендә катнашып, пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде. Һәм менә яңадан оешманың производствога өйрәтү остасы һәм укытучылары беренче урында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International