ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2018 ел
җомга

– Күптән түгел генә бер иптәш белән сөйләшеп тордым, – ди “Питомник” җәмәгатьчелек ширкәте рәисе Ибраһим Сабиров. – Үзара салым акчасын түләргә кирәклегенә чын-чынлап быел ышандым, безнең күз алдында күп нәрсә эшләнде, моннан соң иң беренче булып түләячәкмен, – ди бу. Мондый фикергә килүчеләр аз түгелдер. Әлеге мәсьәләдә иң тәртипле кешеләр – пенсионерлар һәм урта хәллеләр, байлар бик авырыксына. Капка төпләрендә 4-5 машина тора, ә 300 сумны түләргә акчалары юк.

Россиядә 3 млн. умарта исәпләнә икән. Шуның 261 меңе Татарстанда.

– Безгә умарталар санын 300 меңгә җиткерергә кирәк, – диде ТР умартачылык идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Ренат Нәбиуллин 1 ноябрьдә Арчада узган зона умартачылар семинарында.

Язын боз ястык калынлыгында булса да ышанма, көзен боз көзге юкалыгында булса да ышан, дигән халык мәкале бар. Әмма ныгымаган көзге боз шулай ук бик куркыныч. Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш утырышында сүз шул турыда барды. Утырышны Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләр комиссиясе рәисенең беренче урынбасары, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин алып барды. Видеоконференциядә Арчадан район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин катнашты.

Соңгы вакытларда шәһәребездә, нигездә, спиртлы эчемлекләр сатучы кибетләрнең саны артуы күпләрне борчыйдыр, мөгаен. Саный китсәң, бер үк челтәргә бәйле, бер үк атамалы аракы сатучы кибетләр дә берничә икән бит. Димәк, сатып алучылар бар, юкса күпләп ачмаслар иде. Кызганыч та, аяныч та күренеш.


2
ноябрь, 2018 ел
җомга

Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Илгиз Гайнуллин белән Орнашбаш, Югары Аты авылларының вак таш түшәлгән урамнарыннан уздык. Көзге пычраклар башлангач мондый юлларның кадерен күбрәк тоя башлыйсың.

Мин бирегә Югары Аты авылы  кешеләренең чакыруы буенча килгән идем. Үзара салым акчасы исәбенә быел башкарылган эшләрдән бик канәгать алар. Балтачта тоткарланып калган таш та, ниһаять, билгеләнгән урыннарына кайтып җиткән. Монысы өчен район башлыгы Илшат Нуриевка рәхмәт әйтәләр. Үзара салым акчасы таш өчен түләп куелган да, ташыту өчен акчалары калмаган иде бит.

– Әлеге ташның 802,3 тоннасы – Орнашбашка, 542,3 тоннасы – Югары Атыга, 603,4 тоннасы – Субаш Атыга, 190,7 тоннасы – Кушлавычка, 186 тоннасы Иске Җөлбигә кайтарылды, – ди авыл җирлеге башлыгы. – Район ярдәм итмәсә шактый кыен хәлдә кала идек. Юл чыгымнарын түләргә туры килсә моның кадәр таш кайтара алмый идек.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Ислам тикшеренүләре үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Валерий Сергеевич Горшунов Арчаның В.Ф.Ежков ис. 1нче мәктәбендә тискәре яшьләр идеологиясенең яңа тенденцияләре турында лекция сөйләде. Лекцияне район мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, педагоглар тыңлады. 

Әле яңа гына булып үткән Керчь вакыйгасы барыбызны да тетрәндерде. 18 яшьлек егет үзе укыган политехника көллиятендә, бомба шартлатып, яшьтәшләрен, укытучыларны атып, соңыннан үзе дә харап булып, нинди зур фаҗига ясады. Ул көннәрдә бар да шул турыда сөйләште. Ни өчен? Берәүләр уку йортын, укытучыларны гаепләде, икенчеләр сәбәпне гаиләдән эзләде, өченчеләр хөкүмәтне сүкте, дүртенчеләр моның артында нәрсәдер тора, дип фикер йөртте. Арчаның 1нче мәктәбенә лекция укырга килгән Валерий Горшунов чыгышында, үз-үзләрен корбан итеп,  мондый коточкыч вәхшилеккә барган яшүсмерләрне “колумбайннар” дип атады. Искә төшерик: 1999 елда Америкада Колумбайн мәктәбендә укучыларны, укытучыларны атып, зур фаҗига ясаган ике яшүсмернең “геройлыгын” кабатлау- чылар колумбайннар дип атала. Ә бу вәхшилекне кабатлаучылар хәзер бер-ике генә очрак түгел...

“Республика Татарстан” газетасының быелгы 20, 27 сентябрь, 4 октябрь саннарында Рауль Мир-Хәйдәровның Габдулла Тукайның 1911–1912 еллардагы тормышының билгесез фактларына багышланган “Последняя любовь поэта” дигән язмалары басылды. “Социаль челтәрдә Интернетта минем битем бар, анда “Минем балачагым станциясе” дигән хикәям урнаштырылды. Һәм кинәт кенә, тагын Мартукны искә алу аркасында, хат килде, мөгаен, барлык татарларга да кызыклы булыр – ул Тукайның  шәхси тормышына кагыла. Хатны аңлатмаларсыз китерәм, андагыдан төгәлрәк һәм ачыграк итеп әйтмәссең. Хат тикшерелде – кабат тикшерелде. Анда сүз барган кешеләрнең фоторәсемнәре, хәтта аларның  каберләре дә табылды. Анда кымыз турында дөрес булмаган бер генә деталь бар – Тукай Күпербашта кәҗә сөтенә кайткан”, – дип яза автор.

Быел комсомол үзенең 100 еллыгын билгеләп үтте. Һәркайда төрле чаралар, комсомол ветераннары белән очрашулар оештырылды. Комсомол безнең яшьлегебез иде. Киләчәккә матур планнар корып, яхшы укучыларны мактап, икеле капчыкларын “буксир”га алып, тәртипсезләрне оялтып, кызыклы чаралар оештырып, гөрләтеп яшәдек. Комсомол безне үстерде, кешелекле булырга, хезмәт сөяргә, тырышып укырга, өлкәннәргә ихтирам белән карарга, дусларга хыянәт итмәскә, игелекләр генә кылырга өйрәтте. Алты орденлы Ленин комсомолы сафларында торуыбыз белән без бик горурлана идек.

Үземне ничек комсомолга кабул итүләрен әле дә сагынып искә алам. Хәзер хөкүмәт җитәкчеләренең кем икәннәрен күпләр белми дә. Ә без комсомолга кергәндә аларны төн йокламыйча өйрәндек, төнлә уятып сорасалар да әйтеп бирә алдык. Комсомол уставын ятлаганда битләре каралып бетә иде. Беренче секретарь янына керер алдыннан дулкынлануны сүз белән генә әйтеп булмый. Бер соравына җавап бирә алмыйча, комсомолга алмый калуларыннан курка идек.

Шушы көннәрдә матбугат конференциясендә ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов: “Ел саен без армиягә чакырылышка әзерлек буенча зур эш башкарабыз. Хәрби исәп, гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү, чакырылыш кампаниясен үткәрүне оештыру мәсьәләләре буенча Россия субъектлары арасында берничә тапкыр лидер булдык. Бер елда Татарстаннан Кораллы Көчләргә 7 мең егет китә, аларның 1 меңнән артыгы хәрби белгечлекләр буенча әзерлек узган. Ел саен шуларның 300гә якыны контракт буенча хезмәт итәргә кала”, –  дип сөйләде.

Татарстаннан ел саен 800–1400 ир-егет контракт буенча хәрби хезмәткә китә икән. Әлеге төр хезмәтнең уңай яклары күп: аларга социаль пакет гарантияләнгән, алты ел хезмәттән соң фатир алу өчен сертификат бирелә. Тик контракт дигәч, әти-әниләр куркып кала. Теләге булган балаларын да җибәрмәскә тырышалар икән.

31 октябрьдә Арча район Советының закончалык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиянең утырышы булды. Аны район башлыгы урынбасары, 9нчы номерлы Яңа Кенәр сайлау округы депутаты Любовь Осина алып барды.

Утырышта Арча район территория сайлау комиссиясе рәисе Булат Кадыйров гражданнарның үзара салымын кертү мәсьәләсе буенча референдум үткәрүгә әзерлек турында чыгыш ясады.

Район финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Фәнис Исмәгыйлев чыгышы салымнар җыюның торышына багышланды. Җир салымнары түләү буенча Апаз, Сеҗе, Утар Аты авыл җирлекләре әйбәт эшлиләр. Кәче, Наласа, Иске Чүриле, Урта Аты авыл җирлекләрендә дә эшләр ярыйсы. Апаз, Кәче, Сеҗе авыл җирлекләрендә милек салымы түләүдә алда баралар.

– Салымнарны түләү буенча ноябрь аенда ныклап эшләп алырга кирәк, – диде Любовь Осина.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International