Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
7
февраль, 2014 ел
җомга
Барбарислы сукмаклар мәчеткә илтә
Мөрәледә ел саен гошер сәдакасы итеп бәрәңге җыялар икән. Хәләл малның бәрәкәте гошердә икәнлеген аңлатып, бу эшнең башлап йөрүчесе дә, дәвам иттерүчесе дә авылның имам–хатыйбы Расип Нәбиуллин. Аның авылдашларын дингә тарту өчен янып–көеп йөрүе, балаларда дингә мәхәббәт тәрбияләү өчен ел да лагерьлар оештыруы, улларының шунда йөрүе һәм мәчет каршындагы мәдрәсә ярдәме белән башлангыч дин сабаклары алуы турында шушы авылда яшәүче танышым Розалия Фәйзрахманова әйткән иде. Узган ел Расип абыйның үзе сөйләгәне дә хәтердә.
Спортны юлдаш итсәң, югалмассың
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова катнашында узган район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең еллык хисап җыелышында сыйфатлы медицина ярдәме һәм төпле белем белән бергә әхлакый һәм физик тәрбия бирүдә бары тик бердәм һәм максатчан эш иткәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешеп булачагы турында сүз алып барылды.
Ярдәмгә мохтаҗлар читтә калмасын
Халыкны социаль яклау бүлеге 24 мең 840 кешегә хезмәт күрсәтә. 2012 ел белән чагыштырганда бу 2053 кешегә артыграк. Районда яшәгән 51 меңнән артык халыкның яртысына якыны әлеге оешмага караучы категориягә керә дигән сүз.
Ессентукида бушка дәваландык
Район мәгариф учреждениеләре эш бирүчеләре һәм профсоюз оешмаларының башлангыч профсоюз комитетлары җитәкчеләренең киңәшмәсе булды. Анда ике арадагы килешүнең үтәлеше турында сөйләшенде һәм 2014—2016 елларга яңа килешү төзелде. Киңәшмәдә республика Мәгариф һәм фән министрлыгы учреждениеләре хезмәткәрләре профсоюз комитетының социаль яклау буенча баш белгече Гөлсинә Гафарова һәм Татарстан Республикасының профсоюзлар федерациясе җитәкчесе урынбасары Марат Гафаров, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова катнашты.
Хәзер газ өчен дә онлайн–банк аша түләп була
Коммуналь хезмәтләр, штрафлар, балалар бакчалары өчен түләүнең төрле ысуллары турында без һәрдаим язып торабыз. Күпләр моңа ияләнеп бетте һәм түләүләрне Интернет аша башкаруның бар яктан да отышлы булуына инанды. Вакыт та, акча да янга кала.
Мәдәният елы нәрсә вәгъдә итә
2014 ел Россиядә Мәдәният елы дип игълан ителде. Бу ел мәдәният өлкәсенә нинди яңалыклар алып килер? Район мәдәният дөньясын нинди үзгәрешләр көтә?
Хисап җыелышында район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илнур Котдусов 2013 елда башкарылган эшләр, ирешелгән уңышлар, чишелмичә калган кайбер җитешсезлекләр белән беррәттән, Мәдәният елына билгеләнгән бурычлар белән дә таныштырды.
Бер гаилә кебек
“Ватан” агрофирмасы” ширкәтенең хисап җыелышы башланыр алдыннан кунакка чакырылган хезмәт ветераннары Вил Сәлахов һәм Рәшит Зәйнәгытдинов белән аралаштык. Шушы хуҗалыкта берсе механизатор, икенчесе шофер булып эшләп, лаеклы ялга чыкканнар.
5
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
Ярый әле, сез бар
“Ак Барс–агро” (хәзер “Ак барс” агрокомплексы”) ширкәте төзелүгә быел ун ел тула икән. Әле кайчан гына муниципаль район башлыгы Алмас Назиров колхозчылар җыелышында районга инвесторлар киләчәге, бу зонадагы өч хуҗалыкны “Ак барс” холдинг компаниясе алырга теләк белдерүе турында сөйләгән иде. Вакыт бик тиз уза, әмма ул бик яхшы хөкемдар.
Курсаның киләчәге ышаныч уята
Бөтен гомерен иген үстерүгә багышлаган, быел 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнүче Әхәт Шәрәфиев өчен узган елның иң истәлекле вакыйгасы — улы Рәмиснең Аланга, туган нигезгә кайтып, “Курса МТСы” ширкәтендә эшкә урнашуы була. Күпләр балаларын шәһәргә озатырга ашкынган заманда малаеның авылда калуына сөенүе гаҗәп тә кебек. Ләкин Курса җирлегендә яшәүчеләр арасында андыйлар шактый икән.
Үзеңә игътибарлы бул
Әңгәмәдәшебез — район үзәк хастаханәсе онкологы, хирург Илшат ИБӘТУЛЛИН.
— Илшат Ришатович, онкология чирләре соңгы вакытта кешелекне куркытып торучы афәткә әверелде.
— Рактан куркырга кирәкми. Иң мөһиме — үз организмыңа игътибарлы булу сорала. Дөрес тукланырга, күп хәрәкәтләнергә, тәмәке тарт-маска, спиртлы эчемлекләр белән мавыкмаска, даими медицина тикшерүе үтәргә киңәш ителә. Мәсәлән, Япониядә эш урынында елына ике тапкыр медицина тикшерүе үтәләр. Үтми икән, хезмәткәр эштән китәргә мәҗбүр була. Бездә дә һәр эш урынында шундый таләп куелса, җитди чирләр алдан ачыкланыр иде. Диспансерлаштыру программасы быел тагын да камилрәк эшләр, дип планлаштырыла. Узган ел районда 7 мең 551 кеше диспансерлаштыру узды. 250 кешегә, онкология чиренә шик белдерелеп, аларга яңадан җентекләп тикшерү үткәрелде. Шуның 56сы республика онкология клиникасына җибәрелде, 4сендә, яман шеш башлангыч чорда, 1, 2нче стадиядә ачыкланды һәм алар уңышлы дәвалану курсы узды.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз