ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2013–2014 еллардагы кышкы чорда район беренчелегенә шайбалы хоккей буенча “Арча хоккей лигасы” ярышлары үткәрелә. Аны район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге (җи-тәкчесе Зиннур Сәгыйтов) оештыра. Баш хөкемдар — Дамир Хәкимов.
11 гыйнварда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин район һәм республика газета–журналларында спорт темасын яктыртучы журналистлар белән очрашты.
Яхшы хәтеремдә, 2005 ел башында сәнгать мәктәбенә халыкны җыеп, социаль ипотека турында аңлаттылар. Бу яңалыкка шикләнеп караучылар күп булды. Ай–һай, озак вакытка кредитка фатир алып, гомерлек кабалага төшү түгелме икән бу?!
Кремль курантлары уникене сугып, әле яңа гына 2014 елга аяк атладык кебек. Ике атна сизелмичә үтеп тә киткән. Арчалыларны үзәк чыршы кабаттан үз янына җыйды. Бу юлы халык искечә Яңа елны каршы алды.
Алан авылы урамнарында кар күп. “Монда башка авылларга караганда кар ел да күбрәк була, — ди “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов. — Авылның үзенчәлекле яклары бу гына түгел”.

27
декабрь, 2013 ел
җомга
Вакыт бик тиз уза. Көндәлек эшләр һәм мәшәкатьләр белән без әйләнә–тирәбездә ниләр булганын тиешенчә бәяләп тә бетерә алмыйбыз. Ел үтеп барганда нәкъ менә шулар турында сөйләшеп алырга уңай вакыт. Бүген без Арча муниципаль район башлыгы Алмас Назиров белән шул турыда әңгәмә корабыз.
Кышкы һава шартлары, температураның үзгәреп торуы, автомобиль юлларында бозлавыклар хасил булуы нәтиҗәсендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү мөһим проблемаларның берсенә әверелә.
Кыш уртасында туса да, җәй көннәрен ярата Сәфинә. Туган авылының ике ягында урнашкан урман буйлары, аның җиләкле аланнары, тәлгәш–тәлгәш җимешләре белән миләш агачлары—бар да аның күңелен иркәли, җанына дәва бирә, матур балачагы, яшьлек еллары хатирәсе булып тора.
Еллар дәвамында үзенең ышанычлы һәм тугры тыңлаучыларын булдырган, алар белән тыгыз элемтәдә торган, киңәшләрен биргән, очрашулар оештырган, уйнаган, җырлаган, табышмаклар чишкән Арча радиосы 10 еллык юбилеен район Мәдәният йорты сәхнәсендә йөзләгән тамашачылар алдында зур концерт белән билгеләп үтте.
Моңарчы районда мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнүче балаларның җыр бәйгесе булганы юк иде. Ул район бакчаларының музыка белгечләре берләшмәсе җитәкчесе, 10нчы балалар бакчасында эшләүче Лилия Харитонова идеясе белән беренче тапкыр оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International