ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2013 ел
җомга
Район үзәгеннән читтәге авылда үскән, татар мәктәбен тәмамлаган улларның һәм кызларның үз көчләре белән югары даирәләргә күтәрелүенә сокланмый һәм алар белән горурланмый мөмкин түгел. Ташкич авылы егете, “ТАТМЕДИА” ачык акционерлык жәмгыяте филиалы “Идел–Пресс” полиграфия–нәшрият комплексы” генераль директорының коммерция мәсьәләләре буенча урынбасары, коммерция эшләре буенча директор Әнәс Әскәров шундыйлардан.
“ЙӨРӘКТӘН ЙӨРӘККӘ” хәйрия фондына район ветеринария берләшмәсе 5000 сум күчерде.

4
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров соңгы көннәрдә хуҗалыкларда терлекләрне кышлатуның барышы белән таныша, җитәкчеләр, белгечләр, терлекчеләр белән очраша.
2 декабрьдә “Җидегән чишмә” Арча халык театры яңадан Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен күрсәтте. Бу юлы инде җиңүче буларак.
Яңа “Мәгариф турында”гы Федераль закон нигезендә 2014 елның 1 гыйнварыннан мәктәпкәчә учреждениеләргә түләүләр арта.
Сәхнәдә балалар бии. Алар шулай үзләренең чыгышлары белән Арча сәнгать мәктәбенә Әниләр көненә чакырылган залда утыручы әниләрне (шул исәптән үз әниләрен дә) котлый. Әниләр өчен балаларының уңышыннан да олы бүләк бармы соң?!
Укытучы! Элек–электән зур дәрәҗәгә ия булган, яшь буынга белем биргән, изгелеккә, матурлыкны күрергә, дөньяны таный белергә өйрәткән. Өстәвенә, бер генә чара да аның катнашыннан башка үтмәгән. Укытучы агитатор да, җырчы, биюче дә, артист та булган.
1 ДЕКАБРЬДӘ — “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең туган көнендә — партиянең республикадагы җәмәгать кабул итү бүлмәләре эшләде, аларда бөтен дәрәҗәдәге депутатлар гражданнарны кабул итте.

29
ноябрь, 2013 ел
җомга
Арча муниципаль районы Иҗтимагый советы каршында төзелгән эшче төркем 26 ноябрьдә Иске Чүриле авыл җирлегенә кергән авылларда булып, алардагы социаль–мәдәни учреждениеләрнең эшчәнлеге белән танышты, авылларда яшәүчеләрнең тормыш–көнкүрешләре белән кызыксынды, халык белән очрашуларда аларның фикерләрен, гозерләрен тыңлады.
28 ноябрьдә “Бердәм Россия” партиясе Арча җирле бүлекчәсенең XXI конференциясе булды. Аны җирле бүлекчә секретаре, муниципаль район башлыгы Алмас Назиров ачты һәм алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International