ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2015 ел
чәршәмбе
“Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында”гы Федераль законның 50 маддәсе, Татарстан Респуб- ликасы Сайлау кодексының 60нчы маддәсе нигезендә, “Арча хәбәрләре” (“Арский вестник”) газетасы редакциясе Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар буенча регистрация үткән кандидатларга һәм “Арча муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау буенча кандидатларга һәм партияләргә сайлау алды агитациясе өчен 2015 елның 15 августыннан 12 сентябренә кадәр (00:00) биреләчәк түләүсез һәм түләүле басма мәйдан турында хәбәр итә
1 июльдә Арча станциясендә Күпер урамындагы 63нче яңа йортны ачу тантанасы булды. Бу чарада муниципаль район җитәкчесе Илшат Нуриев катнашты.
Соңгы вакытта авылларда кош–кортка төлкеләр һөҗүме ешайды. Бу турыда авыл җирлекләре башлыклары белән үткәрелгән киңәшмәдә дә сүз булды.
Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, 2015 елның апрель ахырында Р. Зиннәтуллин Интернет челтәре аша наркотик матдәләр табу мөмкинлеген эзләп таба һәм Казанда берәүдән полиэтилен капта 0,59 грамм “спайс” сатып ала.
6 июльдә Арчаның үзәк стадионында Арча һәм Әтнә районнары почта бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.
Бәйрәмне ачып җибәргән районара почта бүлеге җитәкчесе Гали Фәйзрахманов, хат ташучыларга изге теләкләрен җиткереп, алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләде.

3
июль, 2015 ел
җомга
Өчилегә кергәндә балкып утырган мәктәп, аның янәшәсендәге яңа медпункт биналары ерактан ук игътибарны үзенә тарта. Авылның йөзен үзгәрткән, ямь керткән әлеге биналар республика Президенты Программалары белән бәйле.
Хәния Низамова Яңасала авылында 1928 елда туган. Әти–әнисе Шәйдулла белән Сабира гади колхозчы була. Ул Яңасала мәктәбендә 4 ел гына укый. Авыл баласы эшкә кереп чума. Басудан кайтып кермиләр. Аз гына буш вакыт булдымы — мунча миллекләре ясап саталар.
Бабаем, мин сине әбием сөйләве буенча гына беләм. Син бик мәһабәт гәүдәле,чибәр, ирләргә хас барлык сыйфатларны үзеңә алган, әйләнә-тирәнең иң чибәр кызларын үзеңә каратучы, тракторчылар бригадиры, оста гармунчы булгансың.
Районда заманча ветеринария пунктлары ачыла. Аның берсе Яңа Кенәрдә, икенчесе әле яңа, 30 июньдә Урта Курсада файдалануга тапшырылды. Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның үзенчәлекле Программаларының берсе нәкъ менә шушы юнәлештә.
Балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклаучы комиссия утырышы булды. Аны район башлыгы урынбасары, комиссия рәисе Любовь Осина алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International