ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2015 ел
җомга
Федераль закон (06.04.2011, № 64) нигезендә авыр җинаятьләр эшләгән һәм балигъ булмаган балаларга карата җенси җинаять кылган кешеләр төрмәдән чыккач та административ күзәтү астында булалар. Аларга карата аерым чикләүләр билгеләнә.
Бер көн өзми–куймый телефон шалтырый. Барып алырга вакытым гына юк бит. Ахыр чиктә түзмәдем. – Мин Артур булам. “Водоканал–Сервис” ширкәтеннән. Эчә торган суыгызның сыйфатын тикшерәбез. Хәзер килсәк, вакытыгыз булырмы? – дип итагатьле генә сорадылар миннән русчалатып.
Әңгәмәдәшебез – район эчке эшләр бүлегенең өлкән тикшерүчесе, юстиция майоры Илнар Касыймов.
Әле беркөнне генә танышым туганының ялгыз яшәргә курыкканын сөйләп торды. Бүген ведомстводан тыш саклау бүлегенең сак үзәге пункты дежурные Илдар Беляев белән сөйләшкәч, теге әби искә төште. Полицияне ашыгыч чакыру кнопкасы ялгызларга әйбәт икән бит, дип уйлап куйдым. Коткару очраклары бармы икән?
Әлеге язма — Бөек Ватан сугышында һавада дошманга каршы батырларча көрәшкән тагын бер якташыбыз турында.

8
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Безнең районда да гамәлдә булган утыздан артык республика программаларының авыл хуҗалыгына кагыла торганнары да бар.
11 июльдә Арча шәһәренең Нефтебаза буасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап балыкчылар ярышы үткәрелә.
2 июльдә муниципаль район җитәкчесе Илшат Нуриев һәм Арча районы мөхтәсибәте ифтар мәҗлесе үткәрделәр
23 июньдә районның гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында янгыннарны булдырмый калу турында җитди сөйләшү булды, ә икенче көнне үк Өчиледә янгын килеп чыкты. Берәүнең дачасы янды. Тагын берничә көннән, 29 июньдә, Шура авылында янгын булды. Шушы ук көнне, җилләп-давыллап, күк күкрәп яуган яңгыр вакытында Күпербашта ике йортка газ торбасы буйлап яшен килеп керде.
1 июльдә район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев гомерләренең түгәрәк даталарын бәйрәм итүче өлкән буын вәкилләре янында булып, аларга РФ Президенты Владимир Путинның һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриевның Котлау хатларын һәм истәлек бүләкләре тапшырды, өлкәннәребезнең яшәү шартлары белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International